ТАҺИР ЯКУПОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ҖЫР ФЕСТИВАЛЕ:
МОҢЛЫ-ГАРМУНЛЫ ГАЛА-КОНЦЕРТ.
“КИТАП” милли радиосы проекты.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясе белән теләктәшлектә оештырыла.
Бөек татар җырчысы Таһир Якуповның тууына 80 ел тулуга багышланган “Моңлы-гармунлы ГАЛА-КОНЦЕРТ”!
Концертта катнашалар: Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәсим Низамов, Гөлнара Тимерҗанова, Сөмбел Билалова, Нурзадә, Рамил Галимҗанов, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Ильвина, Илсаф, Алинә Сафиуллина, Азат Вахитов, Айгөл Закирҗанова, Мингол Галиев, Болгар кызлары, Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале лауреатлары һәм башкалар! Концертны Замирә Рәҗәпова алып бара!
Баяннарда: Илнур Гайниев һәм Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев.
Яшь чикләве 6+.