К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
Гала-концерт Вагаповского фестиваля
6+
ГБКЗ им. С. Сайдашева, г. Казань

Гала-концерт Вагаповского фестиваля

17 Мая, Пн 18:30
Мероприятие уже прошло.
Описание

Ваһапов фестивале менә инде 17 ел дәвамында яңа йолдызлар кабыза, яшь өметле җырчыларга канат куя, сыйфатлы милли эстраданы үстерә!
Ваһапов фестивале - ул көчле бренд!
Моны әлеге фестивальның яшь башкаручылар - 2021 конкурсына килгән гаризалар санының яңа рекорд куюы да дәлили!
17 май С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әлеге конкурсның кульминацион моменты: фестивальның яңа лауреатлары исемнәре билгеле булачак!
Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концертында яшь җиңүчеләр белән беррәтән татар сәнгатенең легендалары, фестивальның популяр лауреатлары да чыгыш ясыячак!
Бу кичтә оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә, халык җырларының яңача яңгыравын да ишетергә мөмкин булыр.
Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!

БАРЫ ТИК ТЕРЕ ТАВЫШ!

Катнашалар:
Фестиваль лауреатлары:
Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Айгөл Хисмәтуллина, Руслан Сәйфетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфирә Шәйдуллина, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сөмбел Заһидуллина.

Махсус кунаклар: Рүзил Гатин (Ла Скала, Италия),
Рәфис Хөснетдинов (Венеция, Италия),
Илһам Вәлиев (Уфа).

Музыкаль бизәлеш:
“Яңа музыка” оркестры (сәнгать җитәкчесе – Анна Гулишамбарова),
“Казан нуры” оркестры (сәнгать җитәкчесе – Рәсим Ильясов),
Татарстан Дәүләт Камера хоры (сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова).

Программада:
Ваһапов фестиваленең 2021 елгы яшь башкаручылар конкурсының яңа лауреатларын игълан итү.

Казань, площадь Свободы, 3