Татар моңы һәм Шәрык рухы бер сәхнәдә: «Шәрык базары»нда - Ваһапов фестивале!
12 ноябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында «Казанда Шәрык базары» халыкара фестивале кысаларында Ваһапов фестиваленең гала-концерты узачак!
Ике дистә елдан артык Ваһапов фестивале җир шарының төрле почмакларында яшәүче талантлы яшьләрне берләштерә һәм татар моңын дөньяга танытуга зур өлешен кертә. Бу вакыт эчендә ул музыка дөньясының абруйлы брендына әверелде. Быел исә ул тәүге тапкыр «Шәрык базары» проектының мөһим өлеше булачак!
Кичәдә фестивальнең төрле ел лауретлары башкаруында татар классикасының алтын фонды җырларын, халык яратып өлгергән ретро җырларның яңача яңгырашын ишетеп булачак. Концертта сезне, һәрвакыттагыча, оркестр һәм хор башкаруы сөендерәчәк!
Быелгы гала-концертның төп үзенчәлеге - татар җырларын Шәрык илләреннән килгән кунаклар да үзләренә генә хас колорит белән башкарачак!
Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!
БАРЫ ТИК ҖАНЛЫ ТАВЫШ!