К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
Шүрәле  online / Шурале online
0+
Театр им. К. Тинчурина, г. Казань

Шүрәле online / Шурале online

3 Ноября, Вт 12:00
Мероприятие уже прошло.
Описание

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең нәни дусларына «ШҮРӘЛЕ ОNLINE» дип аталган өр-яңа әкият тәкъдим итә.
Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән, бүгенге техника алгарышында исә онытыла барган ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие яши. Алар менә ничәмә еллар инде халыкның рухи хәзинәсе булган, җир йөзендәге бердәнбер “ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ” китабын күз карасы кебек кадерләп саклыйлар. Әнә шул тылсымлы китапны кулга төшерү, аның үлемсез геройларын юкка чыгару ниятеннән, Кырлай урманында, компьютер дөньясындагы иң явыз вирусларның берсе - профессор Доктор Вирус пәйда була. (Чөнки аңа бар әкиятләргә дә хас булган күренеш - яхшылыкның яманлыктан өстен чыгуы ошамый.) Ике арада көрәш, тартышу башлана. Әмма һич көтмәгәндә, милли әкият каһарманнарына ярдәмгә чит илнең популяр мультфильмы геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар килә. Нәтиҗәдә әкиятнең ахыры, һәрвакыттагыча, уңай тәмамлана.
Төрле тылсым һәм могҗизалар, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән сугарылган әлеге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.

Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина предлагает юным друзьям новую сказку «ШУРАЛЕ ОNLINE».
В дремучем, таинственном лесу, который описывается в сказке Г.Тукая “Шурале”, живут милые сказочные герои. Когда-то, их имена славились далеко за пределами этого леса, а сегодня, во времена технического прогресса, их стали забывать – Камыр батыр, Шурале, Баба яга, Водяная и Дэв. Вот уже долгие годы они, как зеницу ока, берегут единственную, на всём белом свете хранительницу народного духа, волшебную книгу “ТАТАРСКИХ НАРОДНЫХ СКАЗОК”! Неожиданно, согласно законам сказки, в этом лесу, у деревни Кырлай, появляется один из самых злостных персонажей компьютерного мира, профессор Доктор Вирус, желающий выкрасть эту волшебную книгу, что бы уничтожить её бессмертных героев! (Ему не нравиться, что во всех сказках мира - добро побеждает зло.) Между ними начинается борьба, тяжёлая схватка. Но, совсем неожиданно, на помощь национальным сказочным персонажам приходят популярные герои зарубежных мультфильмов – Шрек, Спайдермен и др. Как и положено в сказке, всё заканчивается благополучно.
Это сказка, где много волшебства и разных чудес, где много смеха, песен и танцев. Мы надеемся, что эта сказка поможет воспитать в душе маленьких зрителей любовь к Книге, Родной земле и Родному языку. Сказка еще раз напомнит детям, о существовании в мире таких понятий, как Дружба, Святость и Доброта!

Казань, улица Горького, 13