К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
6+
Татгосфилармония им. Г. Тукая, г. Казань

"ТАТАР МОҢЫ" Гала-концерт

5 Января, Чт 19:00
Мероприятие уже прошло.
Описание

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурснын, максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурсның географиясе бик зур: Англия (Лондон), Чехия (Прага), Польша, Черногория, Бельгия (Брюссель), Китай, Финляндия, Украина, Узбәкстан (Пахтаабад, Маргилан, Ташкент), Казахстан (Кокшетав, Астана, Экибастуз, Семей и др.), Кыргызстан, Таджикистан. Россия: Татарстан, Москва, Санкт-Петербург , Крым, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Ырынбур, Ульян , Нижгар, Курган, Чиләбе, Свердлау өлкәләре, Магнитогорск, ХМАО-Югра (Тюмень), Сургут, Новосибирск һәм башкалар.

Ун ел эчендә Рәсәйнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык талантлы яшь башкаручылар конкурста катнашты. Конкурсның финал өлеше әлбәттә Гала концерт. Ул 2023 елның 5 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татарт Дәүләт филармониясендә узачак. Гала концертта быелгы һәм узган еллардагы “Татар моңы” конкурсы җиңүчеләре , шулай ук жюри әгъзалары катнашачак.

Катнашалар:

Алинә Гыйльметдинова
Алмас Хөсаенов
Базарбай Бикчәнтәев
Вилнур Әдилов
Гөлназ Мөләхмәтова
Илгиз Мөхетдинов
Рөстәм Насыйбуллин
Вил Усманов
Гүзәл Җиһаншина
Муса Камалов
"Казан нуры" инструменталь ансамбле

Казань, улица Павлюхина, 73