К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
Описание

Театр эстрадных миниатюр «Мунча ташы» представляет совершенно новую программу «Безнеңчә» , что в переводе по нашему, по своему. И действительно, реальные события показывают, что жить, учиться, работать лушче по нашему и шутить тоже можно по нашему. В миниатюрах и скетчах «Мунча ташы» показывает быстрый, искрамётный юмор с щепоткой сатиры и сарказма. В свойственной манере подчеркивает недостатки современного общества в рамках комедий.

Как и в прошлых годах, «Мунча ташы» представляет только новые произведения своих авторов. Выступления на сцене именитых артистов заставят засмеяться даже самых искушённых зрителей. Любимцы публики: Гамил Асхадулла, Рустам Рахманкол, Искандар Мутыгулла, а также остальные актеры ценят любовь своих зрителей и сделают все ,чтобы оправдать его доверие.

Весёлая, задорная, наполненная шутками и песнями программа «Безнеңчә» от «Мунча ташы» для всех Вас, дорогие друзья. До встречи на концертных залах.


Бөек Чарльз Чаплин әйтмешли, юмор ул, без яши торган тормыштагы килеп чыккан җитди мәсьәләләрне җиңелчә генә арттырып күрсәтү.

Инфляция, коррупция, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, гаиләдәге, эштәге ыгы-зыгы һәм башкалар - болар барысы юмор өчен менә дигән азык, әлбәттә, юмор хисең булса. Кемдә дисәк, Мунча ташында ул кайнап тора. Кырык дүртенче сезонның ”Безнеңчә” дип аталган яңа тамашасын Мунча ташы бүгенге көн таләпләренә туры китереп иҗат итте. Кыска һәм шул ук вакытта мәгънәле юмор, чеметеп ала торган җиңелчә сатира, кытыклый торган мәзәк һәм, әлбәттә, кызык миниатюралар.

Монда бабай белән әбинең хәйләләп балаларын бәрәңге казырга дип авылга кайтаруы да, акылсыз ирне зирәк хатынның төп башына утыртуы да, искереп беткән маршрут автобусындагы музыкаль пародияләр дә, пантомималар һәм, әлбәттә, яңа җырлар, барысы да бар.

Гомумән, “Мунча ташы” үзенә генә хас булган, ләкин бөтен тамашачыны көлдерә алырдай “Безнеңчә” тамашасын сезгә тәкъдим итә. Авторлары һәм башкаручылары сезгә бик таныш: Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкол, Искәндәр Мотыйгулла, Илгиз Гыйльфанов, Айгөл Галиуллина, Раннур Әүхәдиев, Әнфис Кәлимуллин, Эльвира Гыйльметдинова, Рамил Әсхәдуллин, Ринат Гәрәй һәм артист, циркач, танылган биюче - Шамил Галеев.

Хөрмәтле тамашачыларыбыз, “Безнеңчә” яшик, ”Безнеңчә” көлик. Сезне үзебезнең тамашада көтеп калабыз. Ташка су сибү сездән, көлдерү бездән.

Набережные Челны, Хасана Туфана проспект, 23