Татарский театр эстрады «Мунча ташы» г.Нижнекамск — «Көлке бәлеше»
«Мунча ташы» юмор театрының «Көлке бәлеше» концерт программасына киңәйтелгән аннотация.
Легендар "Мунча ташы" юмор театрының 45 еллык юбилее уңаеннан "Көлке бәлеше" дип аталган гажэеп тамашада бэйрэм итегез!
Бу ел коллектив өчен аеруча мөһим, чөнки ул үзенең тугры тамашачылары өчен онытылмаслык сатира һәм чиксез позитивка бай юмористик тамаша әзерләде.
«Көлке бәлеше» – гади генә концерт түгел, ә хәзерге җәмгыятьнең иң актуаль темаларына багышланган нечкә ирония һәм сатира белән сугарылган мавыктыргыч скетчлар, шаян мини-спектакльләр, җанлы җырлар, тапкыр юморескалар, оста монологлар, кыю пародияләр һәм кызыклы интерактивны үз эченә алган театральләштерелгән тамаша.Көндәлек мәшәкатьләрне һәм борчуларны онытыгыз, кайгысыз көлү һәм ихлас шатлык атмосферасына чумыгыз! Бу программа – алдагы көннәргә көч-куәт өсти торган позитив энергия чыганагы.
Һәрвакыттагыча, мунчабыз – кызган, ташлары – шәп! Һәммәсе үз эше белән мәшгуль: без рухны, җәмгыятьне, кешеләрне чистартабыз, юабыз, себеркене пешекләп, парлыйбыз… Тирә-ягыбыз чисталыктан-матурлыктан гына тормый бит. Җитешсез, кара яклар күп. Без алар яныннан битараф үтмибез, күрсәтәбез, аннары – чистартабыз, юабыз... Кушылыгыз! Сез дә битараф калмассыз, безнең белән бергә тормышның иң кызыклы почмаклары буенча мавыктыргыч сәяхәт кылырсыз. Күпләр белән очрашырбыз: яшьләрне дә, өлкәннәрне дә, тугрыларны да, сәләтлеләрне дә, сәләтсезләрне дә, шулай ук ялкауларны да, уңганнарны да, бәхетлеләрне дә, бәхетсезләрне дә күрерсез. Кемнәрнедер танырсыз, күрше-күлән, туган- тумача, агай-эне дә очрар...
Программа дәвамында сезнең белән юморның алыштыргысыз осталары – Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, атказанган артистлар Искәндәр Мутиев һәм Рөстәм Рахманкулов, шулай ук театрның бөтен талантлы иҗат коллективы булачак.
Сезне юмор һәм сатира диңгезе, дәрт һәм җанлы җырлар, оригиналь миниатюралар һәм бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудыручы эксклюзив видео-бизәлеш көтә. Сезне тормышыгызга якты төсләр, шатлык һәм яхшы кәеф өстәячәк уңышлы миниатюралар, дәртле стемнар һәм кабынып китәрлек җырлардан торган калейдоскоп көтә. Мунчабыз куәтле, пары - шәп, килегез, бик эссе булачак!
Назад
Дом народного творчества, г. Нижнекамск, пл. Лемаева, 14,
Нижнекамск
Купить билет

6+
Концерт «Юмористическое шоу» / В РАМКАХ НЕДЕЛИ ТЕАТРОВ
Цена билета
800 ₽ — 1200 ₽
Свободно
41
из
597
Билеты
О мероприятии
Выберите интересующие вас места
Уважаемый пользователь, для добавления более 1 билета нажмите на кнопку “Добавить” несколько раз
ваши места
недоступно
Выбранные места должны быть оплачены в течение 30
минут