К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
«Чәчәк күлмәк» («Волшебная рубаха»)
0+
Набережночелнинский государственный татарский драмтеатр, г. Набережные Челны

«Чәчәк күлмәк» («Волшебная рубаха»)

28 Декабря, Вт 11:00
Мероприятие уже прошло.
Описание

Айгөл Әхмәтгалиева

Режиссер – Олег Кинҗәгулов

Әкият, (0+)

Татар халык әкиятләре тылсымлы, маҗаралы булуы белән һәркемне җәлеп итә. Батыр егет, патша кызы, дию, аждаһа кебек геройларны аларның күбесендә очратырга мөмкин. «Чәчәк күлмәк» – төрле әкиятләрдән уртак вакыйгаларны берләштергән күңелле тамаша. Ул батырлык һәм хәйлә, яхшылык һәм явызлык, сүздә тору һәм вәгъдәсезлек кебек төшенчәләрне аңларга булыша. Патша кызы Гөлзифаны аждаһа кулыннан коткарганда, Әхмәтнең юлында үзе кебек үк мәрхәмәтле дуслар да, Вәзир кебек сатлыкҗаннар да очрый. Явызлык белән көрәшкәндә,батыр егеткә тылсымлы чәчәк күлмәк кенә түгел, изге күңелле булуы, вәгъдәсендә тора белүе дә ярдәм итә. Әкият геройлары арасында игелеккә игелек белән җавап кайтаручы Сәмруг кош та, эшләпәсен җуйган Таңсылу да, дуслыкны бәяли белгән Ак бүре дә, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр бар... Маҗараларга бай әкиятне рәхәтләнеп гаилә белән бергәләп карарга мөмкин.

Татарские народные сказки привлекают своей волшебностью, обилием приключений. Во многих из них можно встретить таких героев, как храбрый юноша, царевна, див, дракон. «Волшебная рубашка» – веселая история, объединяющая события из разных сказок. Она помогает различить такие понятия, как храбрость и хитрость, добро и зло, честность и подлость. Во время спасения царевны Гульзифы из рук дракона, на пути Ахмата встречаются добрые друзья, такие же как он сам, а также предатели, как Вазир. В борьбе со злом храброму юноше помогает не только волшебная цветочная рубашка, но и доброжелательность, умение сдерживать обещания. Среди сказочных героев есть и Жар-птица, отвечающая добром на добро, и Тансылу, которая потеряла шляпу, и Белый волк, который умеет ценить дружбу, и другие... Приключенческая сказка предназначена для семейного просмотра.

Набережные Челны, Низаметдинова, 29