К содержанию
c 8:00 до 20:00 (мск)
Назад
Өлүф,яки гүзәл кыз Хәдичә /Тысячи, или красавица Хадича /Гастроли Мензелинского ГТДТ им. С.Амутбаева
12+
ТЮЗ им. Г. Кариева, г. Казань

Өлүф,яки гүзәл кыз Хәдичә /Тысячи, или красавица Хадича /Гастроли Мензелинского ГТДТ им. С.Амутбаева

21 Февраля, Вт 18:30
Мероприятие уже прошло.
Описание


Автор: З. Бигиев
Режиссер: Ренат Аюпов
Продолжительность – 1час 40мин
12+

Кунакханәдә яшь сылу кыз Зөләйханең үле гәүдәсе табыла, тикшерү башлана. Шик Казанның яшь бае Муса Салиховка төшә. Муса Петербург университетын тәмамлый, әмма әтисе вафатыннан соң гаилә эшен дәвам итәргә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Петербургта укыган чорда ул әтисе белән Кырымнан килгән чибәр һәм укымышлы кыз Зөләйха белән очраша. Яшьләр бер- берсен ошата, алар арасында чын мәхәббәт уты кабына. Ләкин Мусаның өйләнешү турындагы тәкъдимен Зөләйханың әтисе кире кага. Бу вакыйгалардан соң бер ел уза. Сөйгәнен сагынуга түзә алмаган Зөләйха әнисенә әйтеп тормыйча, Мусаны эзләп Казанга килә. Әмма бу минутка Мусаның ниятләре инде үзгәргән була. Казаннның иң бай кешеләреннән берсе кызы Хәдичәгә бирнә итеп йөз мең көмеш бирә. Кыз ярәшелгән, бер атнадан Мусаның никахы. Кунакханәдә очрашу вакытында ул бу турыда Зөләйхага әйтә һәм кызның әнисе янына Кырымга кайтыр өчен акча тәкъдим итә. Дөнья ямен югалткан Зөләйха чарасызлыктан үз-үзен атып үтерә. Мусаны алда зур сынаулар көтә.Чөнки Хәдичәнең бирнәсе аның дусты Габденнасыйрны да җәлеп итә. Үз мәнфәгатьләрен кайгыртып ул Зөләйханың үлем алдыннан язган хатын яшерә һәм тикшерү эшләрен ялган юлга кертеп җибәрә .Шулай итеп, Муса төрмәгә эләгә. Ләкин ,нәтиҗәдә ,дөреслек таш ярып чыга – Зөләйханың үлем алдыннан әнисенә язган хаты табылып Муса иреккә чыгарыла, алар Хәдичә белән өйләнешләр.

Обнаружен труп молодой красавицы Зулейхи, начинается расследование. Подозрение падает на молодого казанского богача Мусу Салихова. Муса окончил Петербургский университет, но после смерти отца вынужден продолжить семейное дело, заняться предпринимательством . Ещё в Петербурге он встречается с красивой и образованной девушкой Зулейхой, приехавшей с отцом из Крыма. Они полюбили друг –друга, но на сделанное Мусой предложение отец девушки отвечает отказом. Проходит год, Зулейха не может забыть любимого и втайне от матери приезжает к нему в Казань. Однако за это время намерения Мусы изменились. Один из самых богатых людей Казани дает за дочерью Хадичой приданое в сто тысяч рублей серебром, и Муса посватался , через месяц ожидается никах. Во время встречи в гостинице он прямо говорит об этом Зулейхе и предлагает деньги, чтобы девушка вернулась к матери в Крым. Потеряв смысл жизни от безысходности Зулейха идет на самый крайний шаг - кончает жизнь самоубийством. Но Мусу ждут иные испытания. За приданым Хадичи охотится и друг Мусы – Габденнасыр. Смерть Зулейхи помогает ему убрать с дороги соперника – Мусу, он прячет предсмертное письмо девушки и направляет следствие по ложному пути. Муса попадает в тюрьму. Но справедливость, в конце концов, торжествует. Найдено предсмертное письмо Зулейхи к матери, Мусу освобождают. Он женится на Хадиче...

Казань, ул. Петербургская, 55б