Эстрадабызның популяр җырчысы, АЛТЫН БАРС премияләре лауреаты Ләйсән Гимаева һәм аның балаларының әтисе, татар стендап жанрының бер вәкиле, шоумен Булат Бәйрәмов «ИР+ХАТЫН» дип аталган яңа концерт программасы тәкъдим итәләр.
Гаилә дуэты башкарачак хитлардан тыш, сез әлеге концертта яңа җырлар, яңа дуэтлар һәм гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында бик күп юмор ишетәчәксез. Концертта шулай ук тамашачы яратып өлгергән ИНСТАперсонажлар #ЖилэкКычытканова, #Фифунья, #ДиванияКритиковна һәм аның «подружкасы» да чыгыш ясаячак. Җырлы-юморлы «ИР+ХАТЫН» дип аталган тамашага рәхим итегез!
Популярная певица татарской эстрады, обладательница премий АЛТЫН-БАРС очаровательная Лейсан Гимаева и её супруг: веселый ведущий, один из представителей татарского стендап жанра, шоумен Булат Байрамов представляют программу «ИР+ХАТЫН».
Наряду с полюбившимися хитами семейной пары на концерте вы услышите новые дуэты, новые песни и конечно же много юмора про семейные отношения. Также на концерте выступят полюбившиеся народу ИНСТАперсонажи #ЖилэкКычытканова, #Фифунья, #ДиванияКритиковна и её подруга. Отличная музыкальная атмосфера, скетч номера и много веселья ждут вас на концерте «ИР+ХАТЫН». Не пропустите!
YouTube-канал: https://www.youtube.com/c/BairamFamily/videos