Еллар, юллар, җырлар
13 Декабря, Пт 18:30
Место проведения: Татгосфилармония им. Г. Тукая
Стоимость билетов: 700 ₽ — 2000 ₽ рублей.
Купить билет онлайн на мероприятие
Описание
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты ансамбль репертуарыннан театральләштерелгән тамашалар рәвешендә татар фольклоры нигезендә вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерларыннан тора, шулай ук коллектив гастрольләрдә булган ил халыклары телендә әсәрләр башкарылачак. Һәр чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә камилләштерелгән. Концерт номерлары тере башкаруда тәкъдим ителә.
Программаны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов алып бара. Киң җәмәгатьчелеккә «Онытырга мөмкин түгел» циклыннан коллективның барлыкка килү тарихы һәм иҗади юлы турында «Еллар, юллар, җырлар " китабы тәкъдим ителәчәк.